Балтачның Карадуган авылында яшәүче Габдулфая Габдуллинга 3 апрель көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Россия Президент Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.