Алабугада "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" конкурсына йомгак ясадылар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Алабуга шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс ел саен "Ориентир" һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр" проекты уңаеннан оештырыла. Быел ул Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышланган иде.

Эшче һөнәрләрнең абруен һәм хезмәт кешесенең социаль статусын күтәрүгә юнәлдерелгән конкурста шәһәр һәм районның 11 мәктәбеннән 5-7 сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 26 иҗади эш сочинение, эссе, мәкаләләр, хикәя һәм шигырьләр рәвешендә тәкъдим ителде.

Бүген "Мин эшче һөнәрне сайлыйм", "Хезмәт династиясе", "Үз эшенең остасы" номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар, ә җиңүчеләргә – бүләк сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International