"Мәрхәмәтлек үзәге"  тәрәзәләр җитештерүче оешмада экскурсиядә 

2019 елның 5 апреле, җомга

4 апрелендә Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" социаль педагогы Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Арча Пласт" оешмасына экскурсия оештырды.

Әлеге оешмага  балигъ булмаган социаль ярдәм алучы яшүсмерләр барды. Чара эшче һөнәрләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, эшче белгечлек алу белән кызыксынуны формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Балалар тәрәзә пыяласы ясау, тәрәзәләр җыю һәм корпуслы җиһаз ясау турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Социаль педагог Г. Дәүләтбаева сүзләренчә, мондый экскурсияләр яшүсмерләрне һөнәрләр белән таныштыра, күзаллауларын киңәйтә, сүз запасын баета һәм балаларны тәкъдим ителгән һөнәрләрнең нечкәлекләренә төшендерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International