Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә, “Карьера навигаторы” марафоны” дигән темага һөнәри юнәлеш марафоны оештырды.
Ел саен уздырыла торган “Мәгариф. Карьера” акциясенең йомгаклау чарасы 5 апрелендә “Бөгелмә аграр көллияте” ГАПОУ базасында узды.
621 укучы өчен вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе һәм шулай ук һөнәри юнәлеш бирү әңгәмәләр оештырылды.
Чараның беренче өлеше уку йортын һәм шәһәр оешмаларын тәкъдир итү тәртибендә үтте. Аннары укучылар өчен уку сыйныфлары буйлап экскурсияләр уздырдылар, аларны анда өйрәнергә мөмкин булган һөнәрләр белән таныштырдылар. Һөнәрне һәм белгечлекне аңлы рәвештә сайлауның, яхшы сыйфатлы һөнәри белем алуның кеше гомерендәге әһәмияте, аның тормыш юлын уңышлы узуында нинди роль уйнавы, кешенең киләчәктә яшәештән канәгать булуы өчен бик мөһитм икәнелген аңлаттылар.
Чара ахырында механик техникада тест-драйв уздылар, анда теләгән һәр кеше катнаша алды.