Түбән Каманың "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары социаль хезмәт алучылар өчен "Елмаю гомерне озайта" чарасы оештырды.
Социаль педагоглар социаль хезмәт алучылар өчен төрле конкурслар үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр, оттырышсыз лотерея уйнаттылар. Чара барышында катнашучылар "Дуслык кулы" иҗади эшен башкардылар, "Улыбка" җырын җырладылар.
Улмаю, көлү — ул сәламәтлек, тотрыклылык, тормыштагы уңыш күрсәткече. Алар белән күңелсезлекләрне җиңеп чыгу җиңелрәк. Үзеңне үзгәртергә һәм тормыш авырлыкларын елмаеп каршыларга тырышырга кирәк.