8 апрельда Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Габдельбәр Галиуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбиляр адресына ихлас, матур теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Нүрия Шакировадан һәм "Доверие – Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Алсу Ризаевадан яңгырады.
Габдельбәр Галиуллинга Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.