8 апрелендә Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә “Кошларны ашатырга онытма” дигән акция узды.
Акциянең максаты балаларның игътибарын кошларның проблемаларына җәлеп итү, тирә-юньдәге табигатьrә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру. Акция кошлар турында презентация караудан башланып китте. Балалар нинди кошлар кышлаучы, нинди кошлар күчмә икәнен искә төшереп киттеләр. Акция азагында балалар әниләре белән урамга чыгып кошларның җимлекләренә азык салдылар. Мондый акцияләр ярдәмендә тәрбиячеләр балаларда кошларга карата зур кызыксыну уята, яхшы гамәлләргә авызландыра.