Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында "Сәламәтлек көне"

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Язгы кояшлы һава торышы Биектау картлар һәм инвалидлар йортында тәрбия алучыларга урамда җыелырга мөмкинлек бирде. Алар спорт-уен чарасында катнашты.

Бәйрәмнең төп максаты социаль хезмәт алучыларны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.

Шәфкать туташы Александра Красавина сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим кагыйдәләре, үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга кирәклеге турында сөйләде, витаминнар файдасы һәм аларның кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында белемнәрен ныгытты. Аннан соң социаль хезмәт алучылар спорт бәйгеләрендә катнашу өчен ике командага бүленде. Чара кызыклы, җанлы үтте, барысы да күңел күтәренкелеге, энергия, һәм, әлбәттә, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Сәламәтләндерү нәтиҗәләреннән тыш, мондый очрашулар коллективта яхшы кәеф һәм уңай психологик климат булдыруга ярдәм итә. Әле алар социаль хезмәт алучыларга үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International