2 апрель көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкать" үзәге педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Минзәлә районы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр приюты базасында Кудряшовлар гаиләсе белән "Бер-береңә таба" дигән чара уздырды.
Чара балалар һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы, ихлас мөнәсәбәтләр формалаштыру, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары – бала белән ата-ана арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Әлеге чарада Кудряшовлар гаиләсе катнашты. Гаилә белән үткәрелгән чара барышында социаль педагог "Исәнме", "Ягымлы исем", "Әнием мине ни өчен ярата", “Ромашка” уеннары үткәрде. Психолог "Тыюлар", "Машина йөртүче-пассажир", "Җиде теләк" һәм "Күрелмәгән җеп" дигән күнегүләр үткәрде.
Чара ахырында гаилә белән берлектә "Тәмле коймаклар" мастер-классы оештырылды.