Зәйнең “Шатлык” үзәгендә хезмәткәрләр өчен методик сәгать узды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын, хезмәткәрләр тарафыннан вазыйфаларны үтәү нәтиҗәлелеген арттыру, һөнәри дәрәҗә һәм квалификация күтәрү максатларында Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  хезмәткәрләр өчен методик сәгатьләр үткәрелә.

План буенча, 5 апрель көнне "Яшьләр субкультурасы" дигән методик сәгать оештырылды. Валентина Каменская һәм социаль педагог Ильмира Сафиуллина ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан үткәрелә торган “Девиант тәртипне профилактикалау чарасы буларак гражданлык тәңгәллеге” квалификация күтәрү курсларында алган белемнәре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International