Минзәләдә "Компьютер. Яхшы һәм яман" чарасы узды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

"Интернет челтәре әсирлегеннән башка" программасын гамәлгә ашыру уңаеннан 5 апрельдә Минзәлә кадет интернат-мәктәбе базасында балаларның мәгълүмати иминлеген профилактикалау буенча " Компьютер. Яхшы һәм яман" чарасы оештырылды. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Чара төркемне берләштерүгә һәм эчке киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән күнегүләр үткәрүдән башланды. Яшүсмерләр белән  үз-үзен бәяләү нәтиҗәләрен тикшерергә ярдәм итә торган проектив методлар үткәрелде.

Фикер алышуда катнашучыларга "Компьютер янында әсирлектә" темасына материал тәкъдим ителде. Балалар фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International