"Наз" приютында музыкаль зәвык тәрбияләнә

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Балаларның музыкаль сәләтләрен үстерү, тернәкләндерү процессының аерылгысыз өлешләренең берсе. Мәктәпкәчә яшьтә баланың төп сыйфатлары актив үсә: матурлыкны күрү һәм ишетү, музыкаль зәвыкны арттыру.

7 апрельдә Әгерҗе районының "Наз" балалар приютында тәрбияләнүчеләр төркеме, музыка дәресләрендә җыр-бию белән генә чикләнмичә, музыка кораллары белән дә таныштылар. Аларның яңгырашларын тыңладылар, үзләрен инструменталь ансамбль ролендә сынап карадылар. 

Дәрес ахырында “Кайсы корал кемгә күбрәк ошады һәм ни өчен?” дигән темага сораштыру үткәрелде.  Балалар күтәренке кәеф белән эшләделәр, дәрес барышында 11 укучы йомгаклау сораштыруында актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International