Балтачта яшәүче 95 яшьлек юбилярны котладылар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Балтач җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәне Разыя Әсхәтдиновага  6 апрель көнне 95 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,  Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, Балтач шәһәр җирлегеннән бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International