Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен менә дигән вакыт, ә язгы өмәләр үткәрү күпләр өчен күптән инде күркәм традициягә әверелде.
Питрәч районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм "Альпари" хәйрия фонды чираттагы “Изгелек каруселе” акциясе уздырды.
10 апрель көнне Тәтеш муниципаль районында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләр белән чираттагы ведомствоара очрашу булып узды. Бу юлы белгечләр 6-нчы номерлы социаль участок территориясенә килде.
9 апрельдә "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында психолог Римма Фазылова һәм социаль эш буенча белгеч Венера Янышева "Балаларга рәхимсез мөгамәлә — бозык көч куллану даирәсе" темасына төркемле дәрес үткәрде.
"Бәхетле кешеләр - бәхетле дөнья" халыкара белем бирү фестивале кысаларында Төмәндә иҗади эшләр күргәзмәсе узды. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидларн интернат-йортында яшәүчеләрнең модульле оригами техникасында иҗат ителгән "Бәхет тынлыкны ярата" картинасы Гран-прига ия булды.
9 нчы апрель көнне Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты. Инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.
Җәмгыятьнең бүгенге үсеш этабында кичекмәстән хәл ителергә тиешле өстенлекле бурычларның берсе – хезмәт базарында һәм белем бирү өлкәсендә үзен кирәкле итеп тоярлык, перспективалы һәм көндәшлеккә сәләтле булырлык яшьләргә һөнәр сайлау һәм карьера үсеше пространствосында үзен табарга булышу.
9 апрель көнне Балык Бистәсе районы "Доверие-Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Инклюзив белем: проблемалар һәм чишелеш юллары" дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.
Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенең кече төркем балалары Космонавтика көнен билгеләп үттеләр.
Чирмешән районы "Мәрхәмәтле йөрәк" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып даими рәвештә рейд ясый.