Питрәч районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм "Альпари" хәйрия фонды чираттагы “Изгелек каруселе” акциясе уздырды.
Хәйрия акциясе барышында мохтаҗ гаиләләргә 30 азык-төлек җыелмасы, 30 төргәк памперс, сабыйлар өчен шәхси гигиена җыелмалары, уенчыклар һ.б. җыелмалар таратылды.
ДЦП диагнозлы сабыйлар тәрбияләнүче өч гаиләгә "Альпари" хәйрия фонды “Подарок ангелу” акциясе кысаларында махсус җиһазландырылган чаналар тапшырды.