Минзәлә интернат-йорты хезмәткәрләре һәм яшәүчеләр өмәгә чыкты

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен менә дигән вакыт, ә язгы өмәләр үткәрү күпләр өчен күптән инде күркәм традициягә әверелде.

Республика санитар-экологик акция уңаеннан 10 апрель көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өмә булып узды. Эшкә учреждение хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр чыкты. Алар бөтен территорияне чүп-чардан һәм коры яфрактан чистарттылар, агач кәүсәләрен агарттылар.

Территорияне җыештыру буенча чаралар алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International