10 апрель көнне Тәтеш муниципаль районында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләр белән чираттагы ведомствоара очрашу булып узды. Бу юлы белгечләр 6-нчы номерлы социаль участок территориясенә килде.
Ведомствоара комиссия төркеменә "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече И.Шитова, опека һәм попечительлек секторының баш белгече Н.Краснова һәм янгын сүндерү хезмәте хезмәткәре А.Кавин керде. Рейд барышында Монастырск авыл җирлеге территориясендә яшәүче биш гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде, ә балаларга мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.