Яр Чаллының “Изгелек” үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Ростресурс” инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе вәкиле Мулеев Алексей белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында Космонавтика көненә багышланган бильярд буенча турнир үткәрде.
18 нче апрельдә Казан шәһәре Мәскәү районының мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
6 апрельдә "Яшьлек" яшүсмерләр клубында Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хокук киңәшчесе Э.Юнысова мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр белән очрашу уздырды. Очрашуга "Бәхетле сәгать" клубына йөрүчеләр җыелды.
Биектау районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтү буенча "Чиста йорт - чиста ишегалды" акциясе башланды. Акция 2019 елның 16 маена кадәр дәвам итәчәк.
11 нче апрель көнне Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева "Космик ераклыкка" дигән уен-сәяхәт үткәрде.
Кукмара районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге балалар өчен “Хәтер дәшми калу мөмкин түгел...”дип аталган чара үтте.
2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының максатлары һәм бурычларын гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләр пәйдә булды.
14 марттан Түбән Каманың "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә йөри башлады.
Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова үзәк хастаханәсендә «Бала табуга психологик әзерлек» темасына гамәли дәрес үткәрде.
Бүген Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә “Ерак Себердә яшәүче кыргый хайваннар тормышы ” дигән викторина узды.