Яр Чаллының “Изгелек” үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Ростресурс” инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе вәкиле Мулеев Алексей белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында Космонавтика көненә багышланган бильярд буенча турнир үткәрде.
Турнирның максаты: ватанпәрвәрлек, космосны беренчеләрдән үзләштерүче илебез өчен горурлык тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм ял оештыру иде.
Белгеч, чарада катнашучыларны Космонавтика көне белән котлады һәм кешеләрнең космос киңлекләрен үзләштерә башлавын, ни өчен нәкъ менә 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтүебезне искә төшерде. Танылган космонавтларны, галәмгә беренче тапкыр очучыларны һәм Юрий Гагарин батырлыгы турында искә төшерделәр.
Космонавтика көненә багышланган бу турнирда үзәкнең социаль хезмәт алучылары һәм Бөтенроссия чукраклар җәмгыятеннән кунаклар катнашты. Оештыручылар уенның кагыйдәләре һәм шартлары турында искә сөйләште: 1 тур сайлап алу 12 апрельдә, 2 тур олимпия системасы буенча 15 апрельдә һәм 3 тур финал 16 апрельдә.
Һәр уенчы спорт азартлыгы белән җиңүгә омтылды һәм спортның мавыктыргыч бу төре буенча үз осталыкларын күрсәтә алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчле уенчыларны һәм 1, 2, 3 урыннарны билгеләделәр. Җиңүчеләрне кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр. Барлык катнашучылар да уен спонсорыннан татлы призлар алдылар.
Катнашучылар уен нәтиҗәләреннән канәгать калды, җиңүчеләрне котладылар, мондый чараларның спорт осталыгын арттыруын һәм социаль хезмәттәшлекнең яхшы тәҗрибә бирүен билгеләп үттеләр.
Чарада 14 кеше катнашты.