6 апрельдә "Яшьлек" яшүсмерләр клубында Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хокук киңәшчесе Э.Юнысова мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр белән очрашу уздырды. Очрашуга "Бәхетле сәгать" клубына йөрүчеләр җыелды.
7 хатын-кыз консультация алды. Барысына да һөнәри ярдәм күрсәтелде, кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды һәм ташламалар турында мәгълүмат яңгырады. Соңыннан барысына белешмәлекләр өләшенде.