Тукай районының "Шәфкать" үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән очрашты

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова үзәк хастаханәсендә  «Бала табуга психологик әзерлек» темасына гамәли дәрес үткәрде.

Йөкле хатыннар белән практик дәресләр бала табуга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары - бала табу вакытында үз-үзеңә ярдәм итү ысуллары белән таныштыру, эмоциональ йөкле хатын-кызны бала табуга әзерләү.

Әлеге чарада 6 йөкле хатын-кыз катнашты.

Практик дәрес вакытында психолог "Йөклелек һәм бала табу" гамәли күнегүе үткәрде, ял итү, массаж, сулыш куллану кирәклеген аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International