Кукмара районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге балалар өчен “Хәтер дәшми калу мөмкин түгел...”дип аталган чара үтте.
Балалар корбаннар истәлегенә карата шигырьләр тыңлады, концлагерьлар турында тарихи мәгълүматлар белән танышты. Концлагерьларда кечкенә сабыйларның тормышы, фашистлар тарафыннан җәзалаулар турында ишетү – беркемне дә битараф калдырмады.
Хәзерге буын сугыш, фашист концлагерьлары турында китаплардан, кинофильмнардан, интернет чыганакларыннан гына белә. Шушы якты, матур җир йөзендә сугышлар булмасын иде дигән теләктә кала, чараны оештыручылар.