“Астра”  үзәгендә  “Ерак Себердә яшәүче кыргый хайваннар тормышы ” темасына викторина үтте

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр  "Астра" реабилитация үзәгендә  “Ерак Себердә яшәүче кыргый хайваннар тормышы ” дигән викторина узды.

Балалар чара башында хайваннар тормышы турында документаль  фильм карады, төрле кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.

Икенче өлештә викторина буенча сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Шөгыль ахырында пластилиннан пингвин әвәләделәр. Шөгыль бик кызыклы булды. Балалар табигатьтәге хайваннарны сакларга һәм якларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International