11 нче апрель көнне Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева "Космик ераклыкка" дигән уен-сәяхәт үткәрде.
Максат: балаларның космонавтлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту, кыюлык, фикерләү, хыяллану, максатчанлыкны үстерү, дуслык, үзара аңлашу, үз илең өчен горурлык һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү.
Чара барышында белгеч балаларга кешелекнең космос киңлеген ничек үзләштерә башлавы, Космонавтика көне ничек барлыкка килүе һәм ни өчен нәкъ менә 12 апрельдә бу бәйрәмне билгеләп үтүләре турында сөйләде. Балалар беренче космонавт Юрий Гагаринның биографиясе белән танышты. Аннан соң катнашучыларга космоска очар өчен ракетка ясарга, кояш системасы планеталары, космик телләрнең үзенчәлекләре турында викторинада катнашырга тәкъдим ителде, балалар космос турында табышмаклар чиште. "Авырлыксызлыкта" күнегүендә ирекле бию хәрәкәтләре башкарылды.