70 яшьтән өлкәнрәк  кешеләргә ярдәм хезмәте

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

14 марттан Түбән Каманың "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре  70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә йөри башлады.

Түбән Кама шәһәре халык саны буенча, шул исәптән 65 торак пунктны да кертеп, зур шәһәрләрнең берсе санала  һәм һәр хезмәткәр вакытында социаль ярдәм күрсәтү өчен  зур җаваплылык  тота.

Быел 6000 нән артык пенсионер һәм инвалид тикшерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк. Чара барышында өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, социаль ярдәм чаралары алу турында хәбәр ителә. Социаль хезмәткәр өчен һәр пенсионер таныш диярлек, чөнки алар бер ел эчендә мохтаҗлык мәсьәләсе буенча йөреп, "социаль паспорт" алып бара.

Социаль хезмәткәрләр янгын кисәтү ьайланмалары булуын ачыклый һәм аларны шәхси рәвештә урнаштыру турында нәтиҗәгә килә, үз чиратында, алдаулардан кисәтү турында әңгәмәләр алып бара.

Тикшерү барышында "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  күзәтчелек эшчәнлеге органнары белән хезмәттәшлеге зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International