"Өмет" үзәге "Чиста йорт - чиста ишегалды" акциясен башлап җибәрде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Биектау районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтү буенча "Чиста йорт - чиста ишегалды" акциясе башланды. Акция 2019 елның 16 маена кадәр дәвам итәчәк.

Чара кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы гражданнарга ишегалларын һәм өй янындагы участокларны чүп-чардан чистартты,  тәрәзәләр юдылар.

"Бүген ялгыз һәм мохтаҗ ветераннарга кулдан килгәнчә ярдәм итә алабыз. Бу ыгы-зыгылы вакытта безнең җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәк булган кешеләр турында онытырга ярамый", - ди акцияне оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International