2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының максатлары һәм бурычларын гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләр пәйдә булды.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты старт алган иде.
Проектта дүрт социаль блок министрлыгы катнашты, алар халык белән күбрәк хезмәттәшлек итә: Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Проектны тормышка ашыру берничә этапны үз эченә алды. Беренче этапта министрлыклар экспертлары һәм аларның иҗтимагый советлары әгъзалары 2019 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырдылар. Икенче этапта Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачык онлайн-тавыш бирү узды, ул 2018 елның 18 октябреннән 16 ноябренә кадәр дәвам итте.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча төп күрсәткечләр белән 7 бурыч расланды.
Беренче бурыч - эшсезлек үсешен булдырмау. Хезмәт министрлыгы өчен бу юнәлештә төп максат-рәсми эшсезлек дәрәҗәсен 1,5% тан да артмаган дәрәҗәдә саклап калу. Хәзерге вакытта республикада халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтүнең актив программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы. 2019 елның 1 кварталы эчендә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62% тәшкил итә. Гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү максатыннан, республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан 2019 елның 1 апреленә 59 вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе оештырылды һәм үткәрелде.
Хезмәт министрлыгының икенче өстенлекле бурычы - яшь белгечләргә ярдәм итү. Аерым алганда, эшсезләр төркемендә чыгарылыш укучыларының өлеше 5% тан 3% ка кадәр кимегән. 2019 елның 1 кварталында республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 125 чыгарылыш укучылар мөрәҗәгать иткән, шуларның 64е эш белән тәэмин ителгән. 2019 елның 1 апреленә эшсезләр составында чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше 0,9% тәшкил итә.
Өченче бурыч - аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү. Бу юнәлештә төп максат-ихтыяҗ критерийларын исәпкә алып, түләүләр һәм социаль пособиеләр адреслылыгын 75% тан 80% ка кадәр арттыру.
Әлеге бурычны гамәлгә ашыру максатларында 2019 елның 1 апреленнән "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" Татарстан Республикасы Законына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Моннан тыш, мохтаҗ гаиләләргә килә торган акча күләме 75% тан 75,3% ка кадәр арткан.
Дүртенче бурыч пенсионерларны ташламалы шартларда шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итүне мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 15% тан 25% ка кадәр арттыруны күздә тота. Әйтик, 2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты тарафыннан пенсионерларга санаторий-курорт дәвалавына юлламалар алу өчен 81,4 млн. сум планлаштырылган, бу 5299 санаторий-курорт юлламаларын сатып алырга мөмкинлек бирәчәк (2018 елда 46,5 млн.сум тотылган). Бу сатып алынган юлламалар санын 2018 ел белән чагыштырганда 70% ка арттырачак.
Бишенче бурыч - инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы реабилитацияләү, аның төп максаты - инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында 68,3% тан 69,3% ка кадәр реабилитация һәм (яки) абилитация хезмәтләре күрсәтү, инвалидларны 55,5% тан 56,5% ка кадәр колачлау.
Әлеге бурычны һәм 2011-2020 елларга "Уңайлы мохит" Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында "2019-2020 елларга" инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру" ярдәмче программасы эшләнде. 2019 елга Татарстан Республикасында ярдәмче программаны финанслауның гомуми күләме 46 160,9 мең сум тәшкил итте.
Алтынчы өстенлекле бурыч булып куркынычсыз хезмәт тора. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының төп максаты - 1000 хезмәткәргә производство травмасы дәрәҗәсен 0,65 тән 0,6 гә кадәр киметү. Әйтик, 2019 елның 1 кварталы дәвамында муниципаль район вәкилләрен колачлап җитештерү травматизмын профилактикалау буенча зона киңәшмәләре уздырылды, башкарма хакимият органнарының, җирле үзидарә органнарының, күзәтчелек һәм контроль, көч структураларының, шулай ук профсоюзларны һәм эш бирүчеләр берләшмәләрен дә кертеп, социаль партнерлык якларының уртак гамәлләрен координацияләү тәэмин ителде. 2019 елның 1 кварталында республиканың муниципаль берәмлекләрендә хезмәтне саклау буенча Координацион советларның 132 утырышы уздырылды. Тикшерү идарәсенең тикшерү бүлекчәләре тарафыннан судка 8 җинаять эше җибәрелгән, 25 күрсәтмә кертелгән, алар буенча 45 кеше дисциплинар һәм башка җаваплылыкка тартылган.
Җиденче бурыч - авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу.
Хәзерге вакытта әлеге бурычларны тормышка ашыру һәм төп күрсәткечләргә ирешү дәвам итә. Беренче кварталдагы үтәлеш нәтиҗәләре белән тулырак сылтама аша танышырга мөмкин http://mtsz.tatarstan.ru/rus/tseli-i-zadachi-na-2019-god.htm.