17 июньдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубының психологик дәресендә ата-аналарның балаларының психик сәламәтлеген формалаштыруда нинди мөһим роль уйнавы каралды.
17 июнь көнне «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм яшүсмерләр клубы социаль педагогы наркотикларның зыяны турында әңгәмә үткәрделәр.
Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова патриотик сәгать үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучылар һәм районда яшәүче балигъ булмаганнар катнашты.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына вак моториканы, хәтерне, фикерләүне үстерү, кәефне күтәрү максатында төрле методлар куллана. Эчке волонтерларның аз хәрәкәтләнүчеләр белән скверга чираттагы экскурсиясе вакытында хезмәткәр «Гәҗит бөгәрлибез» күнегүен үткәрде.
Россия Хезмәт министрлыгының Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты «Фокуста – хезмәтне саклау» иң яхшы фотоэшенә бөтенроссия конкурсы уздыра. Конкурс Россия оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтне саклауга кызыксынуын арттыруга, икътисадның төрле тармакларында эш урыннарында куркынычсызлык культурасын күрсәтүгә юнәлдерелгән.
«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Трамплин» мотоклубы эшмәкәрләр командасы белән берлектә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен хәйрия чарасы оештырды.
17 июньдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Лепихина 13 нче социаль участокта «Ышаныч телефонына әйе дип әйт» дигән агарту акциясе оештырды. Чараның максаты балигъ булмаган балаларга тәүлек буе эшләүче аноним психологик ярдәм хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү иде.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының өлкән малайлар төркеме «Игелекле йөрәкләр» махсус хәрби операциясе сугышчыларына ярдәм үзәгендә коры душ ясау буенча мастер-класста булды. Балалар 507 комплект коры душ ясадылар.
Югары Ослан районының 3 нче социаль участогында Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында махсус хәрби операция сугышчысы катнашында чара узды. И. Гутаров туган җирләренә сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан.
24 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсендәге «Мастрюковские озера» фестиваль паркы территориясендә ел саен үткәрелә торган «иВолга» яшьләр форумы узачак. Ул илнең төрле почмакларыннан кунаклар кабул итәчәк, алар арасында – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар.