5 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Хезмәт кешесе» Милли премиясенең республика оештыру комитеты утырышы узды.
Оештыру комитеты утырышында түбәндәге критерийлар буенча 158 гариза каралды: «Технологик лидер», «Иң яхшы остаз», «Яшь белгеч», «Гаилә хезмәт династияләре», «Ветераннар советы», «Хезмәт патриотик тәрбиясе».
«Хезмәт кешесе» Милли премиясенең республика этабында бүләкләү өчен якынча 18 кандидат сайланды.