«Ышаныч» үзәгендә хәйриячелек турында сөйләштеләр

2025 елның 5 сентябре, җомга

5 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен тематик чара үткәрелде. Белгеч Ләйсән Гәрәева хәйриячелекнең әһәмияте, ярдәмнең төрле формалары, волонтерлык һәм хәйрия инициативаларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Шулай ук хәйрияче Илсөяр Вәлиева бүлекчә карамагындагыларга тәм-том бүләк итте.

Чара хәйриячелек һәм волонтерлыкның әһәмиятен ассызыклады, шулай ук барлык катнашучыларны киләчәктә хезмәттәшлек итәргә һәм үзара ярдәмләшүгә рухландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International