«Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр волонтерлык рейды оештырды

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Халыкара хәйрия көне кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Безнең яхшылык күңелләрегезне җылытсын» дип исемләнгән волонтерлык рейды үткәрделәр.

Рейд барышында волонтерлар инвалид бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләдә булдылар. Уку елы башлануга алар гаиләгә канцелярия кирәк-яраклары, уеннар, тәм-томнар тапшырдылар.

Мондый очрашулар балаларның да, аларның әти-әниләренең дә кәефен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International