ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында стажировка мәйданчыгы узды. Тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм приют белгечләре «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерүдә нейропсихологик алымнар» программасы буенча укыдылар.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре көн саен үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән заманча белем бирү технологияләрен һәм махсус җиһазларны кулланып, интенсив эш алып бара. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен белгечләр балаларның материалны яхшырак кабул итүенә ярдәм итә торган интеграцияле дәресләр кертәләр.

Бүген «Россия эше» порталында республика эш бирүчеләре 45 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге тәкъдимнәрнең 28 сәнәгать секторына карый – асылда һәр өченче вакансия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

27 июньдә бөтен ил буйлап «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Эшкә урнаштыру ярминкәсе – ел саен үткәрелә торган вакыйга, ул сәнәгатьнең төрле тармакларыннан эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерә.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Наркотикларга юк» акциясе кысаларында төрле чаралар уздырыла. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар тематик стена газетасы әзерләделәр. Әлеге кызыклы һәм файдалы шөгыльгә коляскада утыручы Сергей Костюков, Рәфис Шәфигуллинны да җәлеп иттеләр.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Петербург халыкара икътисади форумында катнаша. Кичә ведомство башлыгы «Тууга курс: демографик сәясәт нинди булырга тиеш» һәм «Кадрлар кытлыгы һәм аны җиңү стратегиясе» сессияләрендә булды.

27 июньдә Казанда «Икенче старт» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узачак. Җиңүче Татарстанны конкурсның федераль этабында тәкъдим итәчәк.

Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды.


18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

17 июнь көнне «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучы балигъ булмаган балалар белән махсус хәрби операциядә катнашучы В. Шатрилов белән очрашты. Бу патриотик тәрбиягә, балигъ булмаганнарны хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар тәҗрибәсе белән таныштыруга һәм хәрби һәм граждан җәмгыяте арасында элемтәне ныгытуга юнәлдерелгән әһәмиятле чара.

18 июньдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова «Логос» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белән берлектә балалар иминлеге мәсьәләләренә багышланган агарту чарасы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International