Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Алексеевск районында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу уздырды.
Шулай ук министр урынбасары һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул иттеләр.