Суицидаль тәртипне кисәтү кысаларында 5 сентябрьдә Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Татьяна Палачева тренинг дәресе үткәрде. Анда көндезге тору төркеменнән биш кеше катнашты.
Өлкән инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү бурычлары булып үз-үзләрен тотышларын төзәтү, аларның эмоциональ халәтен нормальләштерү, куркуларны һәм комплексларны бетерү, эчке потенциалны бушату, ярсучанлыкны бетерү тора. Дәрестә катнашучылар «Тормыш юлы» проектив методикасын үтәделәр, үзләренең эмоциональ халәтләрен бәяләделәр. Шулай ук кәефне яхшыртуга, куркуларны һәм борчылуларны бетерүгә юнәлдерелгән тирән сулыш алу техникасын да үзләштерделәр.