«Опека» үзәгендә игелекле эшләр көне уздырдылар

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән бергә Халыкара хәйрия көненә багышланган чара оештырды.

Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар бу көннең максаты җәмәгатьчелекнең игътибарын хәйрия оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү икәнен белделәр. Балалар йортсыз хайваннарга ярдәм җыюга үз өлешләрен керттеләр. Теләге булган һәркем кирәкле әйберләр алып килде: коры һәм юеш азык, ярмалар, аш җыелмалары, ашату өчен савытлар, көнкүреш химиясе.

Чара ахырында балалар «Яхшылык бүләк ит» беләзекләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International