Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды. Ул Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.
Министр урынбасары шулай ук өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды, социаль хезмәт алучылар белән аралашты.