8 сентябрьдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нейроника» дигән нейропсихологик тренинг узды. Чара Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында узды һәм катнашучыларның психоэмоциональ халәтен яхшырту юлында мөһим адым булды.
Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова «Ярдәм кулы» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен чираттагы дәрес үткәрделәр.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә борынгы технологияләр буенча мамык уенчыклар ясауга багышланган мавыктыргыч мастер-класс узды.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча «Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы социаль участокта «Сәнгать дөньясында» дигән чара үткәрде.
«Геройлар вакыты» программасында катнашучы Марат Сибаев (аның остазы – Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров) стажировкасын дәвам итте. Бүген ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында булды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты район һәм республика хәйриячеләре белән тыгыз социаль партнерлык корган.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында сугышчы-интернационалист, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Михаил Льдоков белән хушлаштылар.
11–14 ноябрьдә Мәскәүдә «Крокус Экспо» территориясендә Халыкара форум һәм 29 нчы «Хезмәт куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә агрессия һәм нәфрәтне кисәтүгә юнәлдерелгән «Сүз – корал яки күпер» тренингы узды.