«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне дәвам итә.
5 сентябрьгә медицина учреждениеләренә 542 кеше китерелгән. Авыл җирендә яшәүче гражданнар рәхмәт белән квалификацияле медицина ярдәме һәм консультация алу мөмкинлегеннән файдаланалар.
Шулай ук социаль хезмәтләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен тикшереп тору чараларын гамәлгә ашыру кысаларында социаль эш буенча белгечләр социаль хезмәткәрләр эшчәнлегенең сыйфатын тикшерүне дәвам итәләр.