Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр хәйриячеләрдән бүләкләр алдылар

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты район һәм республика хәйриячеләре белән тыгыз социаль партнерлык корган.

Бу юлы учреждениегә күптәнге дуслары – «Мәрхәмәтле кешеләр» хәйрия хәрәкәте җитәкчесе, Иннополистан мәктәп директоры урынбасары Илсөяр Вәлиуллина һәм волонтер, «Импульс» хәйрия футбол клубы тренеры Шамил Сафиуллин килде. Кунаклар бүләккә юу чаралары, өстәл уеннары алып килделәр. Алар шулай ук интернат-йортта яшәүчеләрне Иннополиска экскурсиягә чакырдылар.

Хәйриячеләр визитыннан соң социаль хезмәтләр алучылар зур кызыксыну белән яңа өстәл уеннары уйный башладылар. Алар үзләренең яхшы дусларына шундый файдалы бүләкләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International