«Яңарыш» үзәгендә мәдәниятара аралашуга өйрәтәләр

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә агрессия һәм нәфрәтне кисәтүгә юнәлдерелгән «Сүз – корал яки күпер» тренингы узды.

Комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Ишметьева балаларны агрессия, нәфрәт, дуслык, толерантлык һәм тынычлык төшенчәләре белән таныштырды. Ул сүзләр яхшы һәм файдалы да, усал һәм куркыныч та булырга мөмкин, дип аңлатты, бары тик яхшылык һәм мәхәббәт кенә агрессияне һәм нәфрәтне җиңә ала, дип ассызыклады.

Мондый чаралар мәдәниятара аралашуның мөһимлеген аңларга ярдәм итә һәм балаларны төрле мәдәниятләр арасында дуслык күперләре төзергә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International