Министрлык «Россиянең киләчәге безнең кулларда» видеороликлар конкурсы үткәрә

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен учреждение оештыру комитетына гариза җибәрә. Видеода берничә социаль хезмәт алучы катнаша ала.

Гаризалар һәм видеороликлар 2025 елның 24 сентябреннән 6 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурсны уздыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенә Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 205 каб. адресы буенча, 598-31-96 телефоны яки rrc.org@bk.ru e-mail адресы буенча («Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән тамга белән) консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International