«Геройлар вакыты» программасында катнашучы Марат Сибаев (аның остазы – Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров) стажировкасын дәвам итте. Бүген ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында булды.
Министр Эльмира Зарипова татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән гамәлдәге социаль ярдәм чаралары, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар турында җентекләп сөйләде. Аерым игътибар гражданнарның аерым категорияләрен эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм социаль тернәкләндерү мәсьәләләренә бирелде. Марат Сибаев ведомство һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге, шулай ук эш үзенчәлекләре белән танышты.
«Геройлар вакыты» белем бирү программасы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, шулай ук дәүләт компанияләрендә эшләү өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан квалификацияле, компетентлы җитәкчеләр әзерләү өчен булдырылган.