Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләр шәһәр башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Әлфәр Фәтхуллин белән очрашты. Чара коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә һәм хезмәт законнарын бозуларны кисәтүгә багышланган иде.
Очрашуда оешмаларда коррупция куркынычы барлыкка килүнең типик ситуацияләрен карадылар, мондый ситуацияләрне ачыклау һәм булдырмау буенча киңәшләр бирелде. Шулай ук интернет-мошенниклык, ялган шалтыратулар һәм фишинг очракларына тукталдылар.
Чара хезмәткәрләрнең коррупцияне ачыклау һәм булдырмау ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттырырга, шулай ук оешманың коррупциягә каршы иммунитетын ныгытуга ярдәм итте.