Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә борынгы технологияләр буенча мамык уенчыклар ясауга багышланган мавыктыргыч мастер-класс узды.
Мамык уенчык ясау процессы шактый гади булып күренергә мөмкин, чөнки моның өчен җилем, мамык һәм буяулар гына кирәк. Әмма бу сәнгать үзендә сабырлык һәм төгәллек таләп итә торган бик күп нечкәлекләр яшерә. Белгеч Венера Гарифуллина җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар бу гади булмаган, ләкин бик мавыктыргыч техниканы үзләштерделәр.