27 июньдә бөтен ил буйлап «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Эшкә урнаштыру ярминкәсе – ел саен үткәрелә торган вакыйга, ул сәнәгатьнең төрле тармакларыннан эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерә.
20 июньдә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Мария Исаева балигъ булмаганнар белән «Без террорга каршы бергә» дигән акция уздырды.
Бу дата алдыннан Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә.
Минзәлә шәһәренең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар уртак эшкә кечкенә өлешләрен кертәләр – алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.
Бүген Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәфкать туташы Карау мәктәбендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары өчен чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес «Мөстәкыйль карау җитешсезлеге булган хезмәт күрсәтелүчеләрдә кискен хәлләр һәм хроник авыруларның катлаулануын кисәтергә мөмкинлек бирә торган профилактик чаралар үткәрү» дигән актуаль тема буенча оештырылды.
Югары Ослан районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм итү буенча йортларга барып карау дәвам итә. Әлеге чаралар «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» порталында 45 832 вакансия урнаштырган.
«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында профилактик чара узды.
18 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Изге Вознесение кафедраль соборында булдылар.
Халык традицияләрен саклау һәм патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан, менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен интерактив чара – Сабантуй үткәрелде.