«Яңарыш» үзәгендә нейропсихологик тренинг узды

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

8 сентябрьдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нейроника» дигән нейропсихологик тренинг узды. Чара Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында узды һәм катнашучыларның психоэмоциональ халәтен яхшырту юлында мөһим адым булды.

Тренинг барышында социаль хезмәт алучылар һәм аларның законлы вәкилләре хәтерне, игътибарны һәм психик сәламәтлекнең башка мөһим аспектларын үстерүгә юнәлдерелгән төрле практик күнегүләр башкардылар. Катнашучылар актив хезмәттәшлек иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр.

Тернәкләндерүгә мондый якын килү нейропсихик күнекмәләрне үстерергә генә түгел, ә балалар һәм аларның ата-аналары арасында үзара аңлашуны ныгытырга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International