Тагын бер тапкыр куркынычсызлык турында

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова «Ярдәм кулы» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен чираттагы дәрес үткәрделәр.

«Сак булыгыз, мошенниклар» темасына дәрес хокукый грамоталылыкны күтәрүгә, мошенниклык очракларын профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Социаль хезмәт алучыларның берсе үзенең шәхси тормышындагы очраклар турында сөйләде һәм киләчәккә киңәш сорады.

Белгечләр гражданнарга белешмәләр тапшырдылар, таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә киңәш иттеләр, хокук саклау органнары, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре номерларын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International