ТР Иҗтимагый палатасында V «Шәфкатьлелек маршрутлары – 2025» республика яшь экскурсоводлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге командасы конкурста «Бу юлларда да яхшылык турында сөйлим...» номинациясендә катнашты. Учреждение беренче урын яулады.