«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр экологик акциядә катнаштылар

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Халыкара чиста һава көненә багышланган акция узды.

Балалар чарада актив катнаштылар. Алар һаваның әһәмияте турында фильм карадылар һәм аның пычрануы кешеләрнең хәленә ничек йогынты ясавы турында фикер алыштылар. Балалар шулай ук атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү буенча төрле идеяләр тәкъдим иттеләр.

Соңыннан балалар «Чиста һава» буклетлары ясадылар. Аларны район халкына тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International