Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр белән әңгәмәләр сериясе оештырды. Чараның максаты пенсионерларның экстремизм куркынычы турында хәбәрдарлыгын арттырудан гыйбарәт иде.
Очрашулар вакытында белгечләр экстремистик күренешләрнең төрләре, аларның килеп чыгу сәбәпләре һәм мөмкин булган нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләделәр. Көндәлек тормышта экстремизмны профилактикалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.